ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 июнь 2019, 10:39

Башкортстан лидерлары конкурста сайлап алына

Башкортстан лидерлары конкурста сайлап алына

Агымдагы елның 18 июнендә Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Башкортстан лидерлары» конкурсы башлануы турында игълан итте. Республикада шул ук исемдәге проектка кандидатлар сайлап алу башланды.

Проектның максаты — кандидатларны гадел шартларда, “туганлыксыз” һәм коррупциясез сайлап алуны тәэмин итү.

БСТ каналында турыдан-туры эфирда узачак финалда бәйге нәтиҗәләре буенча йөз иң яхшы кандидат сайлап алыначак. Аларның һәркайсы үз потенциалын тормышка ашыру мөмкинлегенә ия булачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән http://leaders.bashkortostan.ru/ сайтында танышырга була.

Бер атна эчендә анда 3500 дән артык кеше теркәлде. Дәгъвачыларның уртача яше — 35.

Бу хакта журналистларга Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе, Күзәтчелек советы башлыгы һәм конкурсның наставнигы Александр Сидякин сөйләде. “Анкеталарны тапшырган кешеләрнең күпчелеге (97% ) Башкортстанда яшәүчеләр. Башка шәһәрләр, шул исәптән, конкурста катнашучы мәскәүлеләр, мөгаен, Башкортстанда туып-үсеп, республикага кайтырга һәм аның файдасына эшләргә теләгән кешеләр, дип фаразлады Александр Сидякин. Хәзерге вакытта катнашучыларның 85 проценты-ир-атлар, бу гомумрусия тенденцияләренә туры килә. Төбәк башлыгы хакимияте җитәкчесе хатын-кызларны бәйгедә

Александр Сидякин фикеренчә, проект республикага нәкъ менә хәзер, күп процесслар барган вакытта, кешеләр рухланган, идарә итү һәм үсеш процессларында эмоциональ катнашырга теләгән вакытта кирәк.

Проект ике өлештән тора. "Идарә командасы 2020-2025» конкурсында идарә итү тәҗрибәсе булган 25-45 яшьлек кешеләр катнашу мөмкинлегенә ия. Әлеге конкурс 17 июньнән 5 сентябрьгә кадәр узачак, проект сайтында 11 июльгә кадәр теркәлергә мөмкин. Бүгенге көндә бу конкурста катнашу өчен 2200 дәгъвачы гариза тапшырган.

«Без 21 гасырда республика алдында торган бурычлар турында актуаль күзаллауга ия булган яңа, заманча белемле кешеләрне табарга телибез, — ди Александр Сидякин. — Конкурсның бу өлеше команданы яңартуга юнәлдерелгән. Нәкъ менә 45 яшь чиге чагылдыра безнең яңа команда турындагы күзаллауларны чагылдыра. Әгәр без программага бу критерий буенча гына эләгә алмаган кешеләр күп булуын аңласак, киләсе елга шартларны үзгәртәчәкбез».
Читайте нас: