ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 июнь 2019, 10:48

КАСКАРЛЫЛАР ДА СУЛЫ БУЛАЧАК


#Владимир Путин.

Владимир Путин белән туры линия вакытында Төмән өлкәсенең Каскар авылында яшәүчеләр су үткәргеч булмау сәбәпле, юынырга, кер юарга туганнарына барып йөрергә мәҗбүрбез, дип зарланды. Шул ук вакытта авыл янында урнашкан кошчылык фабрикасы су белән тәэмин ителгән.

Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары Вячеслав Вахрин сүзләренә караганда, проблема графикта билгеләнгән вакыттан алда хәл ителәчәк. "Башта урамның су бүлү челтәрен эшләячәкбез һәм аннан соң иске суүткәргечкә кушачакбыз. Баш бу эш кире тәртиптә билгеләнгән иде», — дип аңлатма бирде югары түрә. Кабул ителгән шушы карар нәтиҗәсендә авыл халкына үз суүткәргечләрен 100 яки 200 метрга сузарга туры килмәячәк.

Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор РИА «Новости» агентлыгына хәбәр итүенчә, берничә айдан Каскарда суүткәргеч булачак.

Чыганак: РИА “Новости” агентлыгы.
Читайте нас: