ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 июнь 2019, 10:42

Транспорт карталары сатуга чыгарыла

Башкортстанда 24 июньнән юл йөрү өчен кулакчасыз түләү өчен бердәм «Алга» транспорт карталары сатуга чыгарылды. Пассажирлар аларны «Уфа-печать " киоскларында сатып алырга мөмкин. Якын көннәрдә «Алга» картасы «Альдо» һәм «Башспирт» челтәрләре магазиннарында, шулай ук «Башавтотранс»ның карталарга акча салу пунктларында, «Башфармация" аптекаларында сатылачак. Киләчәктә картаны «Русия Почтасы» һәм Саклык банкы бүлекләрендә сатып алырга мөмкин булачак.

Картаның хакы – 50 сум. Башта карталар Уфада, артабан республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында барлыкка киләчәк.

Транспорт картасын сатып алганда аның балансында бер сум да акча булмаячак. Карта хуҗасы аңа теләсә нинди уңайлы сумма сала ала, әмма ул бер сәфәр бәясеннән дә ким булырга тиеш түгел. Аларны интернетта онлайн аша да, эре тукталыш пунктларында да тулыландырырга мөмкин. Карталарны тулыландыру пунктлары челтәре булдырылачак. Кулланучылар өчен Саклык банкы-онлайн, УралСиб интернет-банкы аша интернет-түләү дә ачык булачак.

Картаны ул яраксыз хәлгә килгәнче кулланып булачак. Автобусларда йөрү өчен акчасыз түләүгә күчү 1 июльдән актив фазага керә. Әлеге карталар акчасыз түләү функциясе булган җәмәгать транспортында йөрү өчен уңайлы корал булачак.
Читайте нас: