ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 июнь 2019, 16:54

ЯШЬЛӘРГӘ ЭШ ТАБУ ҖИҢЕЛМЕ ҺӘМ АЛАР НИНДИ ҺӨНӘРЛӘРГӘ ӨСТЕНЛЕК БИРӘ?

27 июньдә билгеләнә торган Яшьләр көне алдыннан “HeadHunter” аналитиклары Башкортстанның эш урыннарына дәгъва иткән яшьләр арасында нинди белгечлекләр популяр булуын һәм аларның хезмәт базарында үзләрен ни дәрәҗәдә актив тотуын ачыклаганнар.

Портал мәгълүматлары буенча, ел башыннан Башкортстанда 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге егетләр-кызлар ешрак сәүдә, җитештерү, чимал чыгару, административ һәм эш персоналы өлкәләрендә эш эзләгәннәр.

Хезмәт карьерасын яңа гына башлаучылар арасында конкуренция югары булуы күзәтелә — бер вакансиягә 12,3 резюме туры килә. 70% яшь белгечләрнең эш таба алмавы да шушы сәбәпкә бәйледер, мөгаен. Шуңа күрә респондентларның яртысы эшкә урнашу өчен хезмәт хакы күләменә карата таләпләрен киметергә әзер, дип билгеләп үтә.

"26-35 яшьлек белгечләр арасында хезмәт базарында хәл бераз башкарачак. Бу яшь категориясенә кергән эш эзләүче кешеләр инде берникадәр хезмәт тәҗрибәсе туплаган, димәк, алар тәкъдим ителгән эш шартларына да таләпчәнрәк, теге яки бу эшкә урнашу турындагы карарны төптәнрәк уйлап кабул итәләр. Бу яшь белгечләр өчен, лаеклы хезмәт хакы һәм карьера үсешеннән тыш, артабан уку мөмкинлеге, кызыклы бурычлар һәм проектлар, шулай ук коллективтагы атмосфера да мөһим һәм алар үз өметләренә максималь туры килә торган вакансияләрне сайларга тырыша", — ди “HeadHunter” порталының матбугат хезмәте җитәкчесе Урал Анна Осипова.

Тикшерү барышында Башкортстан яшьләренең чит өлкәләргә күчү мәсьәләсенә шактый консерватив карашта булары ачыклана. Соңгы елда эш эзләп төзелгән резюмеларның бары тик 31%да гына чит җирләргә күчүгә риза булулары күрсәтелгән. Күчеш өчен кулай шәһәрләр исемлеген Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан җитәкли. Күчү өчен өстенлек бирелгән илләр арасында Казахстан, Белоруссия, АКШ, Германия, Канада, Грузия, Украина һәм Бөекбритания алда бара.
Читайте нас: