ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 июнь 2019, 10:55

ПРЕЗИДЕНТ ЮЛ КАМЕРАЛАРЫН ЯШЕРМӘСКӘ КУШТЫ


#Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы Владимир Путин соңыннан машина йөртүчеләрне штрафка тарту өчен юлларда камераларны яшерергә ярамый, дип белдерде. Бу бигрәк тә хәвефле участокларга кагыла. "Аларны урнаштыруның максаты — юлларда аварияләрне һәм җәрәхәтләнүләрне киметү, кешеләрнең гомерен саклап калу»,— диде дәүләт башлыгы автомобиль юллары челтәре һәм юл хәрәкәте иминлеге үсеше буенча Дәүләт Советы утырышында.

В.В. Путин белдерүенчә, машина йөртүчеләрне тәртипкә өндәү урынына, аларны штрафка тарталар. «Бу үзмаксат түгел — безгә кирәкле нәтиҗәгә ирешү чарасы гына», - диде президент. Ул шулай ук аны “Кремль периметры артында”да ишетсеннәр өчен, бу хәлне ачыкларга кушты.

Элегрәк, июнь аенда Дәүләт Думасының Транспорт һәм Дәүләт төзелеше комитетлары РФ Хөкүмәтенә штраф салынмый торган тизлекне 20 км/сәг арттырган чикне гамәлдән чыгармаска тәкъдим иткән иде. Чөнки моның өчен башта трассаларда юл билгеләрен һәм хокук бозуларны теркәүче төбәк системасын тикшерергә кирәк.
Читайте нас: