28-29 июнь көннәрендә республикада V Бөтендөнья башкорт корылтае узачак. Анда башкорт халкы сайлаган, шул исәптән АКШ, Швейцария, Голландия, Монако, Израиль һәм тагын егермедән артык ил вәкилләре, гомумән алганда, 600дән артык делегат катнашачак.
V съезд эшендә Башкортстан Башлыгы вазыйфсын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашачак. Кунаклар сыйфатында РФ Президенты В.В.Путин хакимияте җитәкчесенең милләтара мөнәсәбәтләр һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча урынбасары Магомедсалам Магомедов, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, РФ Федераль Җыелышы Федерация Советы әгъзалары Лилия Гомәрова һәм Ирек Ялалов чакырылган.
Форумның көн тәртибендә — башкорт халкының үсеш стратегиясе концепциясен раслау, халык тормышының төп өлкәләре буенча агымдагы вазгыятьне бәяләү һәм конкрет проектларны һәм программаларны тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр.
Съездның төп чаралары көне «Торатау» Конгресс-холлында узачак, анда пленар утырыштан соң түбәндәге темалар буенча сигез секция эшләячәк: мәгариф һәм кадрлар; башкорт теле; тарих һәм тәңгәллек, демография һәм сәламәтлек; медиа һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары; мәдәният һәм сәнгать; бизнес һәм кооперация; төбәкләрдә башкортлар. Онлайн-трансляция алып барылачак. Һәр теләгән кеше фикер алышуларның барышын күзәтә һәм үз тәкъдимнәрен реаль вакыт режимында кертә ала. Тәкъдимнәр тапшыру механизмы V Бөтендөнья башкорт корылтае рәсми сайтында күрсәтеләчәк.
Съездның соңгы көне Ишембай районында Торатау тавы итәгендә узачак, анда делегатлар «Торатау йыйыны» республика фольклор бәйрәмендә катнашачак. Аның чикләрендә шулай ук яңа Башкарма комитет утырышы һәм Стратегияне гамәлгә ашыру буенча киңәйтелгән эшче төркем җыю каралган.
Чара Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгресс)» халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге тарафыннан үткәрелә.