ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 июнь 2019, 11:02

ГАРИЗАЛАР ТАПШЫРУ ВАКЫТЫ ОЗАЙТЫЛДЫ


# «Образование»;

#«Доброволец России»;

"Доброволец России-2019» волонтер проектларының төп конкурсына гаризалар бирү срогы 30 июньгә кадәр озайтылды.

Бу бәйгегә барлык теләүчеләр үзләренең шәхси инициативасын тәкъдим итә, волонтерлык батырлыгы турында сөйли, шәхси иҗади уңышлары белән уртаклаша һәм тормышка ашыру өчен 2 млн. сумга кадәр акча ала.

2019 елда иң яхшы ирекмән инициативалар конкурсы өч юнәлеш буенча уза. Беренчесе – “Социаль проект” - “Ярдәм итәр өчен туган”, “Сәнгать белән илһамланган”, “Йөрәк белән саклап”, “Балаларга ярдәм”, “Кыю йөрәклеләр”, “Минем әйләнә-тирәмдә», “Волонтер сөйли”, “Киләчәккә ышанучылар», “Мөмкинлекләр тигезлеге”, “Иреклелекне оештыручы" дип исемләнгән 12 теманы күз уңында тота. Бу категориядә гаризаны 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше тапшыра ала.

Быел конкурс фонды 45 млн. сум тәшкил итә. Һәр катнашучы 2 млн.га кадәр акча алырга мөмкин. Моннан тыш, иң уңышлы проектлар авторлары махсус белем алуга һәм кураторлар ярдәменә исәп тота ала. Гаризалар https://добровольцыроссии.рф/ сайтында кабул ителә. Спикер: Гаделшин Тимур Марат улы – Республика волонтерлык хәрәкәте һәм яшьләр инициативаларын яклау үзәгенең волонтерлар хәрәкәте бүлеге начальнигы, аңа 8 (903) 354-97-64 телефоны саннарын җыеп мөрәҗәгать итәргә була.
Читайте нас: