ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 июнь 2019, 10:55

ХӘРБИЛӘР ҺӘМ ХОКУК САКЛАУЧЫЛАР ӨЧЕН СОЦИАЛЬ ГАРАНТИЯЛӘР КАМИЛЛӘШӘ


#Федеральная программа

.В.Путин

Дәүләт хәрбиләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен социаль гарантияләр системасын камилләштерүне дәвам итәчәк. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин Кремльдә хәрби вузларны тәмамлаучылар хөрмәтенә оештырылган чарада белдерде.

Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең һәм хәрбиләрнең хезмәт хакы эзлекле рәвештә арттырылачак. “Шәхси составка медицина хезмәте күрсәтүне яхшыртачакбыз, аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру мөмкинлекләрен киңәйтәчәкбез, торак мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәчәкбез», — дип белдерде Русия лидеры.

Май ахырында хәрби-космос гаскәрләренең очучы составы хезмәткәрләренә ведомство шифаханәләренә һәм ял базаларына ташламалы юлламалар алу хокукын кире кайтарулары билгеле булды. Оборона министрлыгында бу чара пилотларны Хәрби авиациядән китүне туктатуга мөмкинлек бирәчәк, дип исәп тоталар.
Читайте нас: