ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 июнь 2019, 16:15

Төбәк җитәкчесе замандашларның җыелма образын тасвирлады


  • " Безне дөньяда ниндидер архаик стереотип кебек кабул итмәсеннәр өчен, безгә, башкортларга, үзебезгә булган искергән карашларны төптән үзгәртергә кирәк, ", — дип билгеләп үтте бүген V Бөтендөнья башкортлары корылтаенда республика Башлыгы вазыйсарын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.
    «Минемчә, хәзерге башкортларның заманча җыелма образында ата-бабаларыбыздан күчкән, гасырлар буена мирас булып тупланган зирәклек, ихласлык, кунакчыллык, теләсә нинди сынау алдында сынып-сыгылып калмау, хезмәт сөючәнлек һәм рухи ныклык, мобильлеккә сәләт һәм заманча үсешкә әзерлек кебек яхшы сыйфатлар булырга тиеш, — диде республика җитәкчесе. — Безнең төбәк аша Европа һәм Азия чикләре уза, шуңа күрә Көнчыгыш һәм көнбатыштагы иң яхшы сыфатларны үзебездә туплавыбыз очраклы түгел. Образлы әйткәндә, башкорт үз ватанының патриоты булырга һәм үә ватанына генерал Миңегали Шәйморатов кебек хезмәт итәргә, Мостай Кәрим кебек акыл иясе, Айрат Шаммазов кебек белемле, Радик Юльякшин кебек талантлы һәм заманча, Азамат Колмөхәммәтов кебек дипломат, Венер Галлиев кебек көчле һәм ышанычлы, Ләйсән Үтәшева кебек чибәр һәм зифа буйлы булырга тиеш».



Читайте нас: