ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 июнь 2019, 13:29

УФАДА ЗУР ҖЫЕН БАШЛАНА

Бүген V Бөтендөнья башкортлары корылтае үз эшен башлап җибәрә. Анда башкорт халкы, шул исәптән АКШ, Швейцария, Голландия, Монако, Израиль һәм тагын егермедән артык ил вәкилләре сайланган 600дән артык делегат катнашачак. Съезд эшендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашачак.

Пленар утырыш “Торатау” Конгресс-холлында узачак. Инде кичә үк анда тематик күргәзмәләр ачылды. Пленар утырыштан соң төрле темалар буенча сигез секция эшләячәк. Онлайн-трансляция алып барылачак. Һәр теләгән кеше фикер алышуларның барышын күзәтә һәм үз тәкъдимнәрен реаль вакыт режимында кертә ала. Тәкъдимнәрне тапшыру механизмы V Бөтендөнья башкорт корылтае рәсми сайтында күрсәтеләчәк.

Съездның соңгы көне Ишембай районында Торатау тавы итәгендә узачак, анда делегатлар «Торатау йыйыны» Республика фольклор бәйрәмендә катнашачак. Аның кысаларында шулай ук яңа Башкарма комитет утырышы һәм Стратегияне гамәлгә ашыру буенча киңәйтелгән эшче төркем җыю каралган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, V Бөтендөнья башкорт корылтае аек булачак, делегатларга шәраб тәкъдим ителми. Бу хакта Корылтай башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин белдерде. Ул ассызыклаганча, Бөтендөнья башкортлары корылтае сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый һәм җыенны кымыз белән генә уздыра. Алкоголь урынына форум кунакларына кымыз-брейк тәкъдим ителәчәк.

Чара Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгресс)» халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге тарафыннан үткәрелә.
Читайте нас: