ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июнь 2019, 18:53

ӨЛЕШЛӘТӘ ТӨЗЕЛЕШТӘ КАТНАШУЧЫЛАРНЫ ЯКЛАУ ӨЧЕН


.В.Путин.

Русия Президенты Владимир Путин төзүченең бөлгенлеккә төшкән очракта өлешләп төзүдә катнашучыларның мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән законга кул куйды. Федераль закон 2019 елның 19 июнендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 26 июньдә хупланды. Кертелгән үзгәрешләр өлешләтә төзелештә катнашучыларның хокукларын яклауны регламентларга тиеш булачак.

Күп фатирлы йортта фатир тапшыру буенча төзүченең йөкләмәсен күздә тоткан өлешләп төзүдә катнашу килешүе буенча гражданинга, өлешләп төзүдә катнашу буенча беренче килешү 2017 елның 20 октябренә кадәр төзелгән булса һәм страховкалау килешүе яки поручительство килешүе төзелсә, «Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды» хокукый компаниясенә тапшырылган акчаны кире кайтару бурычый йөкләтелә.
Читайте нас: