ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июнь 2019, 20:35

"ТОРАТАУ ЙЫЙЫНЫ" 30 МЕҢНӘН 50 МЕҢГӘ КАДӘР ТАМАШАЧЫ ҖЫЙДЫ


#V всемирный курултай башкир;.

"ТОРАТАУ ЙЫЙЫНЫ" 30 МЕҢНӘН 50 МЕҢГӘ КАДӘР ТАМАШАЧЫ ҖЫЙДЫ

Бүген Ишембай районындагы Торатау тавы итәгендә беренче тапкыр «Торатау йыйыны» республика бәйрәме уза. Анда муниципаль район халкы гына түгел, Башкортстанның башка шәһәрләре һәм районнарыннан килгән күпсанлы кунаклар, шулай ук V Бөтендөнья башкортлар корылтае делегатлары да катнаша. Традиция буенча Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировны ипи-тоз белән каршы алганнан соң, ул Торатау итәгенә чәчәкләр салды, кул эшләре күргәзмәсе белән танышты. Бәйрәмдә 30дан 50 меңгә кадәр тамашачы җыелган иде, алар өчен оештыручылар бай эчтәлекле программа әзерләгән иде. Чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлап, Радий Хәбиров аның өчен бу изге тау итәгендә булу — зур дәрәҗә һәм җаваплылык, дип билгеләп үтте. «Бу минем өчен туган җирем. Моннан ерак түгел әти-әнием җирләнгән. Мин тату, бай һәм бәхетле яшәвебез өчен барысын да эшләячәкмен. Алга, Башкортстан! Вперед, Башкирия!", — диде Радий Хәбиров. Республика җитәкчесе Ишембай районының иң яхшы хезмәткәрләренә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды, алар исеменнән муниципалитет башлыгы Азамат Абдрахманов Радий Хәбировка кече ватаннарына игътибары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бөтендөнья башкортлары корылтае чакыруы буенча Башкортстанга килгән Донецк Халык Республикасы Башлыгы Денис Пушилин республика җитәкчелегенә һәм халыкка җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да искиткеч тынычлык һәм дуслык бәйрәме белән котлады. Тамашачылар чын тарихи вакыйгаларга нигезләнгән һәс сармат патшабикәсе Зәринә турында бәян иткән “Сармат варислары” театрлаштырылган тамашасын зур кызыксыну белән карадылар. Радий Хәбиров һәм бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары барлык тамашачылар белән бергә милли “Ылак” ат уенын карады. Биредә Ишембай, Баймак һәм Бөрҗән районнары спортчылары көч сынашты. Атта чапкан килеш җәядән ук чөю һәм традицион җәядән ату осталары үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Зур территориядә Торатау тавы итәгенә тамашачыларга күңеленә хуш килгән күп төрле спорт чарасында катнашу мөмкинлеге бирелгән. Бу милли көрәш, футбол, волейбол, җәядән ату, армспорт, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, өстәл уеннары, төз һәм авыш баганалар буйлап менү, аркан тарту, бүрәнәдә капчык белән көрәш, кашыкка салынган йомырка, көянтә белән йөгерү һәм башка бик күп чаралар халыкны үз тирәсенә җыйды. Бәйрәмдә шулай ук буза ясаучылар бәйгесе дә үткәрелә, теләүчеләр бәхетен «Сармат алтынын эзләгәндә» квестында да сынап карый алалар. Республика бәйрәменең кечкенә катнашучылары өчен аерым программа әзерләнгән.


Читайте нас: