ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 июнь 2019, 22:53

ХӘРБИЛӘР ДӘ ҖӘЛЕП ИТЕЛЕРГӘ МӨМКИН

.В.Путин.

Иркутск өлкәсен су басты. Бу табигать казасы яуган яңгырлар Көнчыгыш Саян тауларында кар эрүе белән туры килү аркасында килеп чыккан.

Русия Президенты Владимир Путин оборона министры Сергей Шойгуга әгәр кирәк булса, армияне Иркутск өлкәсендә язгы ташу белән көрәшкә җәлеп итәргә кушты. Бу хакта ил лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде.

«Братскидагы ташкын нәтиҗәләрен юк итү темасы буенча төнге киңәшмәне дәвам итеп, Владимир Путин оборона министры Сергей Шойгуга армияне кирәк булган очракта гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлегенә җәлеп итәргә кушты», — дип яза ТАСС агентлыгы Д.Песков сүзләрен ассызыклап.

Соңгы мәгълүматларга караганда, су басу зонасында 31 торак пункт урнашкан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, язгы ташу нәтиҗәсендә 351 кеше зыян күргән, шуларның 97 е дәваханәләргә җибәрелгән. Су басу вакытында биш кеше үлгән, икесе хәбәрсез югалган дип исәпләнә.





Читайте нас: