ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 июнь 2019, 22:43

РЕСПУБЛИКА УРМАННАРЫН САКЛАУ ӨЧЕН


#федеральныйпроект;
#«Сохранение лесов»;

#регпроекты;
# «Сохранение лесов»

.В.Путин.
Русия Федерациясе Президентының « Русия Федерациясе үсешенең 2024 елга кадәрге чорга милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» 2018 елның 7 маендагы 204 санлы Указын, Башкортостан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Экология» гомумдәүләт проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру максатында «Урманнарны саклау» төбәк проекты эшләнде. Региональ проект паспорты Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2018 елның 12 декабрендәге № 1281-р боерыгы белен расланды.
БР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, төбәк проектының максаты-2024 елга 100% нисбәтендә урманнарны саклау һәм яңадан тергезү балансын тәэмин итү, бурыч – урманнарны саклау, шул исәптән киселгән һәм һәлак булган урман үсентеләрен барлык участокларында яңадан торгызу нигезендә дә.
2019 елда төбәк проектын гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән акчалар күләме буенча республика Идел буе федераль округы буенча 1нче урынны һәм Русия Федерациясе буенча 6нчы урынны алып тора. 2019 елга 163,6 млн.сум каралган, шул исәптән ведомство учреждениеләрен янгыннардан саклау буенча чаралар комплексын үткәрү өчен кирәкле махсус техника һәм җиһазлар белән тәэмин итү, шулай ук урман мәйданнарын тергезү һәм урман үрчетү буенча 80,6 млн. сум.
Моннан тыш, проект белән Башкортостан Республикасы территориясендә түбәндәге төп чараларны гамәлгә ашыру планлаштырылган:
- урман мәйданнарын тергезү һәм урман үрчетү мәйданын арттыру;
- үстерелгән урман үсентеләре материалы санын арттыру;
- урман тергезү өчен урман үсентеләре орлыклары запасын арттыру;
- һәлак булган урман үсентеләре мәйданнарын киметү.
26 июньдә Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды.
Көн тәртибенә берничә мәсьәлә каралды. Кереш сүз белән БР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Салават Бәхтияров чыгыш ясады.
БР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны куллану һәм яңадан торгызу, дәүләти урман реестрын алып бару бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Собханкулова ел саен үткәрелә торган «Бөтенроссия Урман утырту көне» акциясенә йомгак ясады. Урманны саклау һәм яклау бүлеге начальнигы Динил Әхмәтов Башкортстан урманнарында агымдагы янгын хәвефе торышы турында сөйләде. Утырышка БР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Алексей Кулагин йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады.

  • Читайте нас: