ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 июнь 2019, 22:48

ТАШКЫННАН ЗЫЯН КҮРҮЧЕЛӘРГӘ ЯРДӘМ

  • .В.Путин.
    Кичә төнлә Япониядә үткән "Зур егермелек" саммитыннан соң Президент Владимир Путин Иркутск өлкәсенә килде, анда ташкыннан соң Гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде.
    Братск аэропортында ул Иркутск өлкәсе районнарында су басу сәбәпле киңәшмә үткәрде.
    Президент берничә оператив бурыч куйды. Алар – каза күргән кешеләргә вакытлыча урнаштыру пунктлары кайда урнашуы һәм ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат бирүне җайга салу, шулай ук су астында калган районнарда яшәүчеләрне эчәргә яраклы су, азык-төлек, медикаментлар һәм беренче ярдәм предметлары белән тәэмин итүне тиз арада оештыру.
    "Шул исәптән кешеләргә үз туганнарын һәм якыннарын табарга ярдәм итәргә кирәк, эвакуацияләнүчеләр исемлеген төзергә кирәк, туганнары һәм хакимият вәкилләре кемнең кайда урнаштырылганын ачык белсен өчен исемлек төзелергә тиеш", — диде Путин. Дәүләт башлыгы зыян күрүчеләргә түләүләрне башларга кушты. В.В. Путин төбәк башлыгы Сергей Левченкога бу мәсьәләне катгый контрольгә алырга дигән күрсәтмә бирде.
    Ил җитәкчесе шулай ук тергезү эшләре күләмен бәяли башларга күрсәтмә бирде. Йомгак ясап, президент су астында калган районнардан балаларны җәйге лагерьларга җибәрергә кушты. Дәүләт башлыгы шулай ук Иркутск өлкәсе мәктәпләрендә дәресләр 1 сентябрьдә вакытында башланырга тиеш, дип белдерде.
Читайте нас: