ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 июль 2019, 16:16

АЛГА” КАРТАСЫ БЕЛӘН АЛГА


Бүген Уфада «Алга» бердәм транспорт картасы эшли башлады. Ул “Башавтотранс” автобусларында һәм кайбер маршрутларда эшли. Карта белән түләү өчен җәмәгать транспортының бер өлешен терминаллар белән тәэмин иттеләр. Автобуслар һәм маршрутларны сентябрьгә тулысынча җиһазландырырга тиешләр.

Бердәм транспорт картасының хакы – 50 сум. Аны «Уфа-печать» киоскларында, «Альдо» һем «Башспирт» магазиннарында, «Башавтотранс» дәүләт унитар предприятиесенең карталарга акча салу үзәкләрендә һәм «Башфармация " аптекаларында сатып алырга була. “Алга” картасы белән түләгәндә юл хакы 20 сум була.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Алга» транспорт картасын кертү турында үз фикерен белдерде. Универсаль карта 1 июльдән Уфада барлык пассажирларны ташучыларда гамәлдә булачак.

“Бүген 1 июль һәм бүген бердәм “Алга” транспорт картасын гамәлгә керә. Бер шәхси эшкуардан тыш, барлык пассажир ташучылар шушы карта белән эшләүгә күчте. Тик алар моны бик теләп эшләде, дип әйтмәс идем. Һәм кайберәүләр алга таба да сез «тере» акча түләсен өчен шартлар тудырырга тырышачак. Кемдер терминал эшләми, кемдер картаны хезмәтләндерү кыйммәткә төшә диячәк – болай билет хакы арта. Мондый очраклар турында миңа яки Дәүләт транспорты комитетына шунда ук хәбәр итәргә кирәк. Транспорт картасына күчү — минем көйсезлек таләбем түгел. Бөтен дөнья шулай яши”, — дип белдерде Р.Ф.Хәбиров.
Читайте нас: