ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 июль 2019, 16:07

CӨТ ПРОДУКЦИЯСЕН САТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ

1 июльдән Русиядә сөт продукциясен сатуның яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Хөкүмәт бу карарны гыйнварда ук кабул итте. Магазиннар хезмәткәрләре сәүдә залларында чын сөттән эшләнгән продукцияне сөт маен алмаштыручы катнашмалар кулланып җитештерелгән продуктлар белән бергә түгел, ә аерым киштәләргә урнаштырырга тиеш булачак. Алдан хәбәр ителгәнчә, Хөкүмәт ел башында зур тикшерү башлаган. Аның нәтиҗәләре буенча май җитештергәндә ешрак үсемлек майлары файдаланылуы ачыкланган. Ялган продукция өлеше 14 процентка якын. Сөт продукциясе буенча бу күрсәткеч 12 проценттан артмый, ә эремчек ризыклары буенча ике проценттан артык шундый кагыйдә бозулар булуы билгеләнгән. Яңа нормалар нигезендә сөт маен башка кушымталар белән алыштырмый җитештерелгән товарлар аерым торырга һәм билгеләнергә тиеш булачак. Хәзер сәүдә залларында аларны башка азык-төлек продуктларыннан аерым урнаштырачаклар. Әлеге чара сатып алучыларга сайлап алу процессын җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк. Русиянең эре сәүдә челтәрләре вәкилләре үзгәрешләр кертергә әзер дип хәбәр итәләр. "Пятерочка", "Перекресток" һәм "Карусель" сәүдә челтәрләре белән идарә итүче “X5 Retail Group” компаниясендә барлык кибетләрнең дә диярлек бу таләпләрне үтәргә әзер булуы турында әйттеләр. Ясалма сөт продуктлары һәм чын сөттән ясалган продуктларны визуаль аеру өчен бәяләр күрсәтелгән язуларда "СЗМЖ" (ясалма) һәм "БЗМЖ" (чын) билгеләмәләре пәйда булды. Моннан тыш, яңа маркировка аңлатыла торган плакатлар эленгән. "Магнит" магазиннарында сөт, сөт составлы һәм сөтле продуктлар шулай ук бәяләр ярдәмендә визуаль рәвештә киштәләргә тезелә. Сөт маен алыштыручы катнашмалар булмаган продуктларда шушы хактагы язу урнаштырылачак. "Ашан" да сөт майын алыштырмыйча җитештерелгән ризыклыклар махсус билге белән бүленәчәк, дип белдерделәр.

1 июльдән Русиядә сөт продукциясен сатуның яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Хөкүмәт бу карарны гыйнварда ук кабул итте.

Магазиннар хезмәткәрләре сәүдә залларында чын сөттән эшләнгән продукцияне сөт маен алмаштыручы катнашмалар кулланып җитештерелгән продуктлар белән бергә түгел, ә аерым киштәләргә урнаштырырга тиеш булачак. Алдан хәбәр ителгәнчә, Хөкүмәт ел башында зур тикшерү башлаган. Аның нәтиҗәләре буенча май җитештергәндә ешрак үсемлек майлары файдаланылуы ачыкланган. Ялган продукция өлеше 14 процентка якын. Сөт продукциясе буенча бу күрсәткеч 12 проценттан артмый, ә эремчек ризыклары буенча ике проценттан артык шундый кагыйдә бозулар булуы билгеләнгән.

Яңа нормалар нигезендә сөт маен башка кушымталар белән алыштырмый җитештерелгән товарлар аерым торырга һәм билгеләнергә тиеш булачак. Хәзер сәүдә залларында аларны башка азык-төлек продуктларыннан аерым урнаштырачаклар. Әлеге чара сатып алучыларга сайлап алу процессын җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Русиянең эре сәүдә челтәрләре вәкилләре үзгәрешләр кертергә әзер дип хәбәр итәләр. "Пятерочка", "Перекресток" һәм "Карусель" сәүдә челтәрләре белән идарә итүче “X5 Retail Group” компаниясендә барлык кибетләрнең дә диярлек бу таләпләрне үтәргә әзер булуы турында әйттеләр.

Ясалма сөт продуктлары һәм чын сөттән ясалган продуктларны визуаль аеру өчен бәяләр күрсәтелгән язуларда "СЗМЖ" (ясалма) һәм "БЗМЖ" (чын) билгеләмәләре пәйда булды. Моннан тыш, яңа маркировка аңлатыла торган плакатлар эленгән.

"Магнит" магазиннарында сөт, сөт составлы һәм сөтле продуктлар шулай ук бәяләр ярдәмендә визуаль рәвештә киштәләргә тезелә. Сөт маен алыштыручы катнашмалар булмаган продуктларда шушы хактагы язу урнаштырылачак.

"Ашан" да сөт майын алыштырмыйча җитештерелгән ризыклыклар махсус билге белән бүленәчәк, дип белдерделәр.
Читайте нас: