ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 июль 2019, 10:50

ИНОСТА ЗУР СӘҮДӘ ҮЗӘГЕ ТӨЗЕЛӘ


#«Жилье и городская среда»

# «Формирование комфортной городской среды»

Гомумдәүләт "Торак һәм шәһәр мохите" проекты чикләрендәге "Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру" төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Уфада «Акварель» сәүдә үзәге төзелә. Ул Инорс микрорайонындагы Ферин урамында урнашкан. Ул 2019 елның дүртенче кварталында ачылыр, дип планлаштырыла. Сәүдә үзәгендә магазиннар һәм бутиклар булачак. Моннан тыш, монда өч залы булган кинотеатр урнашачак. “Акварель” сәүдә үзәге — Инорс микрорайонында төзелгән беренче эре сәүдә комплексы. Хәзерге вакытта микрорайонда актив төзелеш эшләре бара. Анда 75 меңгә якын кеше яши. Фаразлауларга караганда, 2025 елга Инорста халык саны 100 меңгә җитәчәк. «Инорс» микрорайоны сыйфатлы сәүдә мәйданнарына кытлык кичерүен исәпкә алганда, бу сәүдә үзәге Уфаның Калинин районы халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга сизелерлек йогынты ясаячак. Проектка инвестицияләр күләме 800-820 млн. сум тәшкил итә.

Чыганак: https://rb7.ru/news/256459.
Читайте нас: