ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 июль 2019, 10:56

ОСАКА САММИТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕ НИНДИ?

.В.Путин.

G20 саммитының нәтиҗәләре: алга китүләр юк, әмма кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә аңлашуга таба адымнар бар. "Егермелек” бер тавыштан: бөтендөнья сәүдәсендә төгәл кагыйдәләр булдырырга һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасына реформа үткәрергә кирәк, - дип билгеләде.

Сүздә АКШ һәм Кытай коммерция сугышын туктатырга әзер. Дональд Трамп Си Цзиньпин белән очрашуны грандиоз очрашу дип атады. Русия һәм АКШ Президентлары очрашты. Д. Трамп ьу очрашуны да искитмәле эпитетлар белән бәяләде. Владимир Путин очрашуны “Яхшы”, дип бәһалады. Хәер, хәл ителеп, килешү-аңлашу булып бетә алмаган моментлар да бар — санкцияләр. Диалог киләсе елның 9 маенда Мәскәүдә дәвам итәчәк, мөгаен.

Осакада Путин саммит хуҗасы белән йомгаклау очрашуын уздырды. Ахыргы брифингта Япония премьеры Синдзо Абэ рус теленә күчте. Русия Президенты да сөйләшүнең бер-береңә ышану шартларында алып барылуына ишарәләде. РФ һәм Япония лидерлары ике яклы мөнәсәбәтләрнең төп темасыннан читкә чыкмады. Сөйләшүләр киң составта узды, ике як дистәдән артык килешүгә кул куйды.

Иң мөһим килешүләр: «Арктик СПГ-2» проектында катнашу, Волгоградта химия заводы төзү турында, шулай ук туризм өлкәсендә эш программасы.
Читайте нас: