ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 июль 2019, 14:20

Яңа Бирдедә урам бәйрәме!

Шимбә көнне Яңа Бирде авылында “Урам бәйрәме” узды. Бәйрәмгә авыл халкы урамнарны, ихаталарны тәртипкә китереп, койма-капкаларны сугылган келәмнәр, чиккән сөлгеләр белән бизәп алдан әзерләнде. Бәйрәм барлык авылдашларны һәм читтә яшәүче якташларны бергә җыйды. Алар арасында Октябрьский шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Резеда Галина да бар иде. Изге теләкләренә кушып автор җыр да башкарды. Әнә шулай туган якка мәхәббәт белән сугарылган җырлар, дәртле биюләр, милли уеннар белән тулы чара бик матур үтте. Яңа Бирде авылы клубы мөдире Рузилә Нәфыйкова оештырган әлеге бәйрәм һәр кешенең күңелендә онытылмас матур хатирәләр булып сакланып калыр.
Читайте нас: