ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 июль 2019, 17:16

Чакмагышлылар игътибарына:

Июль аена сынамышлар
* 9 июльдә бал корты бал җыярга чыга;
* 9 июльдә төн йолдызлы булса – гөмбә күп була;
* Карлыган яфраклары “еласа” – яңгырга;
* Урманда җир җиләге һәм кара җиләк өлгерсә – тиздән ак гөмбә булачак.
Июль аенда һава торышына халык сынамышлар:
* 3 июльдә яңгыр яуса, ул тагын 40 көн явар;
* 10 июльдә яңгыр булса, ул сентябрь уртасына кадәр явар;
* 25 июльдән чыклы төннәр башлана;
* Бозык көндә чыпчыклар чаркылдашса, тиздән матур көннәр башлана;
* Яңгыр суалчаннары өскә чыкса – яңгыр була;
* Кояшны аксыл пәрдә каплап, тынчу булса – яшен була;
* Чикерткәләр иртәдән үк черелдәшсәләр – аяз, матур көн була;
* Эт эчәгесе иртән чәчкәсен матур һава торышы булса ача, явым-төшемле көн алдыннан йома;
* Чебен-черки кичен оешып очса – яхшы көнгә, ә карлыгач түбән очса – явым-төшемгә.
Читайте нас: