ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 июль 2019, 11:01

ЧЕРНОГОРИЯДӘ ЯҢА ИЛЧЕ БИЛГЕЛӘНДЕ

  • .В.Путин.
    Русия Президенты Владимир Путин Русия Федерациясенең Черногориядәге илчесе вазыйфасына Владислав Масленниковны билгеләде, тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
    2019 елның 1 июлендәге Указда: "Россия Федерациясенең Черногориядәге гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе итеп Владислав Владиславович Масленниковны билгеләргә", – диелгән.
    Элегрәк дипломат Русиянең Чит ил эшләр министрлыгының гомум Европа хезмәттәшлеге департаменты директоры урынбасары вазыйфасын башкарган иде.
    В.В. Масленников 2015 елдан башлап Подгорицада РФ илчесе булган Сергей Грицайны алыштырачак.
    Мәгълүмат чыганагы: РИА “Новости” агентлыгы.


  • Читайте нас: