ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 июль 2019, 18:03

Яшь экологлар һәм урманчылар слеты

Бүген, 2 июльдә, районыбызның Игенче авылы янындагы ямьле табигать кочагына урнашкан балаларның “Акчарлак” җәйге ял лагерында зур чара – яшь экологлар һәм урманчыларның республика слет конкурсы башланды. Ул 5 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Слет-конкурска яшь экологлар арасында шәһәр һәм район конкурсы этабында һәм “Иң яхшы мәктәп урман хуҗалыгы” республика конкурсында җиңүчеләр җыелды. Тантаналы ачу чарасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Русия урман саклау үзәгенең Башкортстан Республикасы филиалы директоры Артур Әнвәретдин улы Мифтахов, “Рослесинфорг”ның Башкортстандагы филиалы директоры урынбасары Илнур Әфруз улы Муллагалиев, БР Экология министрлыгының Туймазы территориаль идарәлеге начальнигы Артур Фаил улы Хәйретдинов катнашты.
(Республика слет-конкурсыннан репортажны гәзитебезнең алдагы саннарыннан укый аласыз).
Читайте нас: