ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 июль 2019, 14:09

Бөре шәһәрендә — зур Гаилә бәйрәме

8 июль – Русиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Күп милләт һәм күп конфессия вәкилләре яшәгән Башкортстан календарендә изге Петр һәм Феврония истәлегенә багышланган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне аерым урын алып тора. Быел гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык кебек кешелекнең иң асыл сыйфат-төшенчәләренә дан җырлаган шушы көндә республиканың Бөре шәһәре шушы искиткеч бәйрәмнең үзәгенә әвереләчәк.

Шушы якты, чагу төсле, матур гаилә фестивален үткәрү урыны итеп Бөре шәһәре юкка гына сайланмагандыр, мөгаен. Анда безнең якташларыбыз – Тозлыкуш авылының үрнәкле гаиләләренең берсе булган Хөснетдиновлар да катнашачак.

(Бу хакта тулырак язманы “Игенче” гәзитенең 5 июльдә дөнья күрәчәк 54 санында укырга була).
Читайте нас: