ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 июль 2019, 10:56

БАЛА КАРАГАН ӨЧЕН ТҮЛӘҮЛӘР АРТА

.В.Путин.

Русия Президенты Владимир Путин балаларны карау буенча түләүләрне арттырырга кушты. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

2020 елның 1 гыйнварыннан 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү буенча айлык түләүләр яшәү минимумына тигез булачак. Аңа уртача кереме төбәктә эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан 2 тапкырга артмаган гаиләләр дәгъва итә ала.

Русия Хөкүмәте законнарга тиешле төзәтмәләрне 2019 елның 1 октябренә кадәр кертергә тиеш.
Читайте нас: