ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 июль 2019, 10:59

ЯНГЫН СҮНДЕРҮЧЕЛӘРНЕҢ ХЕЗМӘТ ХАКЫН АРТТЫРУ ӨЧЕН

.В.Путин.

РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт министрларына 1 августка кадәр янгын сүндерүчеләрнең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен хәл итәргә кушты. Бу йөкләмә “Туры линия” нәтиҗәләре буенча бирелде.

"2019 елда Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сагы бүлекчәләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын аена 24 мең сумга җиткерүне тәэмин итәргә, ә 2020 елдан аена 32 мең сумга кадәр арттырырга", — диелә Кремль сайтында. Бу йөкләмәне үтәүгә җаваплылар итеп беренче вице-премьер - финанслар министры Антон Силуанов һәм гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев билгеләнде. Аны үтәү вакыты — 2019 елның 1 августы.

“Туры линия” барышында Калининградтан янгын сүндерүче В.В.Путинга янгын часте җитәкчесенең хезмәт хакы 16 мең сум, ә хезмәттәшләренең хезмәт хакы — 12-13 мең сум тәшкил итә, дип мөрәҗәгать иткән иде. Аның соравына җавап биреп, Президент туры элемтә вакытында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттыру өчен быел һәм киләсе елда 12 млрд. сумнан артык акча бүленәчәк, дип белдерде.
Читайте нас: