ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 июль 2019, 17:43

Авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларның эш сәгате арттырылмый

Билгеле булуынча, авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларның эш көне шәһәрдә яшәүче нәфис затларныкына караганда бер сәгатькә кыскарак. Март аенда Русиянең Хезмәт министрлыгы вәкилләре аны арттырып, шәһәрнекенә тигезләргә тәкъдим итте. Бу турыда бәхәсләр күп булды. “Бердәм Русия” партиясе бу тәкъдимгә каршы чыкты һәм шушы хезмәт нормасын Русия Федерациясенең Хезмәт кодексында законлаштыру турында Дәүләт Думасына тәкъдим кертте. Ниһаять, бәхәсләргә чик куелды. Июнь ахырында Дәүләт Думасы беренче укуда “Бердәм Русия” партиясенең булган тәртипне үз көчендә калдыру турындагы закон проектын кабул итте. Документка ярашлы, авыр җирлегендә яшәүче хатын-кызларның эш вакыты атнасына 36 сәгатьтән дә артырга тиеш түгел, хезмәт хакы исә тулы эш атнасында түләнгән күләмдә кала.

“Әлеге закон проекты социаль характердагы мәсьәләне күтәрә. Башкортстан халкының 38 проценттан артыгы – авыл җирендә яшәүчеләр. Шуңа да әлеге закон авылда яшәүче барлык хатын-кызларга кагыла. Без бу проектны тулысынча хуплыйбыз”, – дип үз фикерләре белән уртаклаша БР Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитеты рәисе Салават Харрасов.
Читайте нас: