ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 июль 2019, 10:51

Һәр түземлекнең чиге бар: килешү шартларын үтәү туктатылып тора


#Федеральная программа

#Рег.программа

.В.Путин

Русия Президенты Владимир Путин безнең дәүләт тарафыннан Урта һәм кече ерак арадагы ракеталарны юк итү турында килешүнең гамәлдә булуын туктатып тору турындагы законга кул куйды. 18 июньдә Дәүләт Думасы кабул иткән һәм Федерация Советында 26 июньдә расланган закон тексты хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. Законда Русия тарафыннан килешү таләпләрен яңадан үтәү турындагы карарны дәүләт башлыгы кабул ителәчәк, дип аныклана. Закон рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

Элегрәк Федерация Советының Оборона һәм куркынычсызлык комитеты башлыгы Виктор Бондарев: "Килешү гамәлдә булуын туктатып тору турында Карар кабул итү мәҗбүри һәм мөһим чара, ул – коралларны контрольдә тоту өлкәсендә эш итүче режимга адекват якын килү", — дип белдерде.

Америка 2014 елның июлендә тәүге тапкыр Русияне бу килешүне бозуда гаепләде. Артабан Вашингтон бу гаепләүне берничә тапкыр кабатлады. Мәскәү Вашингтонның бу гаепләүләрен катгый кире кага һәм Кушма Штатлар тарафыннан килешү шартларын тиешенчә үтәмәве турында дәгъва белдерә.
Читайте нас: