ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 июль 2019, 10:53

Сөт кухнялары продукциясен сәүдә челтәреннән дә алып булачак


#«Демография»

#Федеральная программа

#Рег.программа

#”Формирование системы мотивации граждан к здоровому образу жизни, включая здоровое питаниеи отказ от вредных привычек в Республике Башкортостан”

Башкортстанда сөт кухняларының бердәм челтәре булдырылачак. Бу хакта республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәр атна саен үткәргән оператив киңәшмәдә Сәүдә буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Алексей Гусев Хәбәр итте.

1 июльдән башлап Стәрлетамакта сөт фабрикасы-кухнясы ачылды. Хәзер монда җитешетерлгән сөтн, эремчек һәм кефир белән Стәрлетамак, Мәләвез, Ишембай районнарында, шулай ук Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә яшәүче балалар тәэмин ителә. Бу максатта районнарда продукция таратучы җиде пункт-нокта ачылды. Артабан балалар өчен тәгаенләнгән сөт продукциясен Күмертау һәм Авыргазы районына да китерәчәкләр. Әлеге предприятиенең куәте продукция чыгару күләмен арттырырга тулы мөмкинлек бирә.

31 декабрьгә кадәр мондый сөт кухняларын Октябрьский, Сибай, Нефтекама һәм Белорет шәһәрләрендә дә ачу планлаштырыла. Алар файдлалануга тапшырылгач 15,5 меңнән артык бала табигый сөт продукциясе белән тәэмин ителәчәк. Бу — республикада яшәүче алты айдан өч яшькә кадәрге балаларның гомум санының 69,2 проценты.

"Асылда без Советлар Союзында булган иске сөт кухняларын кире кайтарабыз. Бу бик җитди, зур эш. Димәк, без кечкенә балаларыбызның сәламәтлеген ныгыту өстендә эшлибез», — дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Мондый продукциягә Интернет аша заказ бирү һәм якындагы тарату пунктыннан барып алу мөмкинлеген биргән сайт та эшли. Бу хакта килешү төзегәндә бала турында мәгълүматлар бердәм базага кертелеп, аңа үз саны (номер) бирелә, аның буенча ата-аналар сөт продуктлары ала.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сөт кухнясы товарларын кулакча белән дә сатып алып булачак: якын арада бу продукцияне эре сәүдә челтәрләренә чыгару да планлаштырыла.
Читайте нас: