ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 июль 2019, 10:48

В.В.Путин: “Без Җиңү юбилее тантанасында чит ил кунакларын да көтәбез


#Федеральная программа

#Рег.программа

.В.Путин

Русия Президенты Владимир Путин чит ил кунакларын 2020 елның маенда Җиңү юбилеен бәйрәм итүгә көтә. Бу хакта ул Кремльдә чит дәүләтләр илчеләренең раслау грамоталарын тапшыру тантанасында белдерде.

“Әлбәттә, без киләсе елның маенда Икенче бөтендөнья сугышында фашизмны җиңүгә 75 ел тулуны лаеклы билгеләп үтү өчен җитди әзерләнәбез, киң масштаблы тантаналар программасы оештырылачак, аларда күп кенә дәүләтләрнең югары вәкилләре катнашыр дип өметләнәбез", — диде В.В.Путин.

Ул шулай ук: «ХХ гасырның әлеге бөек вакыйгасы турында тарихи дөреслекне саклап калу мөһим», — дип дип билгеләде.

«Без бу Җиңүнең нинди югары хак, бик күп корбаннар хисабына ирешелүен яхшы хәтерлибез һәм ул тиңдәшсез сугыш дәресләрен онытмаячакбыз», — дип ассызыклады Русия лидеры.
Читайте нас: