ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 июль 2019, 13:11

ЙОРТ АЛЛАРЫ ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕЛӘ


#Федеральная программа

#Рег.программа

# “Башкирские дворики”

.Ф.Хабиров

Башкортстанда 2019 елда берьюлы берничә җитди республика программасы старт алды. Шуларның берсе — республика башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла башлаган “Башкорт ишегаллары" төбәк проекты. Ул күп фатирлы йортларның ихата территорияләрен комплекслы төзекләндерү эшен күз уңында тота.

Агымдагы елда районыбызда әлеге программа чикләрендә Иске Калмаш авылының Нефтьчеләр урамында урнашкан 1,2,3,4,5,6,7,8,9,10 нчы санлы күпфатирлы йортлар алларын төзекләндерү эшләре башланды.

Программа чикләрендә ишек алларына асфальт җәю, подъезд алдындагы машина кую урыннарын төзекләндерү, күп фатирлы йорт алды территорияләрен яктырту, хәвефсез резин өслекле балалар мәйданчыклары урнаштырып җиһазлау, ул мәйданчыкларның тирә-ягын киртәләү, ихата территориясен яшелләндерү, ял зоналарын булдыру максатында эскәмияләр, урналар урнаштыру планлаштырыла.
Читайте нас: