ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 июль 2019, 16:50

Болында хуш исле печән исе.

“Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторлары бүгенге көндә 688 гектар мәйданнарның яшел масса уңышын җыеп, 600 тонна печән хәзерләде. Болгар авылы янындагы күпъеллык үлән басуында “Кейс” комбайнында Айнур Макулов тезмәләргә салып киткән үлән күз ачып йомган арада кибеп өлгерә – кояшлы, җилле һава торышы артка әйләнеп карарга урын калдырмый. Радик Сәхибгәрәев ян-яклы тырма белән тезмәләрне әйләндерсә, Илшат Аллаяров, Азамат Хафизов, РәлифТимашев печәнне төргәкләргә кысып җыйгыч агрегатларын хезмәтләндерә.
(Хуҗалыкта яшел урак барышы турында тулырак мәгълүматны “Игенче” гәзитенең киләсе санында укый аласыз).

Читайте нас: