ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 июль 2019, 13:44

Гаилә парларына — түләүсез консультация

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан “Ныклы гаилә” дип исемләнгән яңа проект тормышка ашырыла башлады. “Бердәм Россия” партиясе тарафдарлары тәкъдим иткән инициатива Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, БР Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты һәм “Алга, Башкортстан!” яшьләр иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә тормышка ашырыла. Ул гаилә әгъзаларын кире кайтарып алалмаслык ялгыш адымнан саклап калу өчен психологик ярдәм алу өчен булдырылган.

Психологик ярдәм алу мөмкинлеге турында мәгълүмат ЗАГС бүлекләрендә һәм җәмәгать судлары участокларында урнаштырыла. “Гаилә” үзәге психологлары һәм модераторлары өйләнешүчеләрнең күбесен аерылышу кебек күңелсез хәлгә китергән проблемаларга икенче яктан карарга ярдәм итә, алар мөрәҗәгать иткән барлык гаилә парларына түләүсез консультация үткәрә.

Хәзер бу ярдәм таләп ителгән кешеләр 8-800-347-5000 саннарын җыеп, ышаныч телефоны буенча бушлай консультация алырга мөмкин. Башкортстан Республикасының Чакмагыш районындагы төньяк-көнбатыш районара “Гаилә” үзәгенең бәйләнеш телефоны: 3-18-27.
Читайте нас: