ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 июль 2019, 09:53

ИПОТЕКАНЫ ӨЛЕШЧӘ ТҮЛӘҮ ӨЧЕН


# “Демография”

#Федеральная программа

#Рег.программа

.В.Путин

Русия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләргә 450 мең сум күләмендә ипотека кредитларын өлешчә компенсацияләүне күз уңында тоткан законга кул куйды. 19 июньдә Дәүләт Думасы кабул иткән һәм Федерация Советы тарафыннан 2019 елның 26 июнендә расланган тиешле закон чәршәмбе көнне Хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Бу дәүләт ярдәме 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр туган өченче һәм аннан соңгы балалары булган гаиләләргә кагылачак. Шул ук вакытта компенсация түләүләре салымнардан азат ителәчәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, программа операторы итеп ДОМ.РФбилгеләнгән. Гаилә әлеге дәүләт ярдәмен алу өчен кредит биргән банкка стандарт документлар җыелмасы белән гариза, шулай ук балаларның туу турында таныклыкларын тапшырырга тиеш. Быел ипотеканы түләү өчен бу акчаны Русиянең 30 меңгә якын гаиләсе алачак, дип көтелә.


Читайте нас: