ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 июль 2019, 16:38

Җир җиләгеннән пирог

|”Эх, җиләкле җәйләр” дип җырлыйбыз. Чыннан да, җәй ул яңа чабылган печән исе, хуш исле чәчәкләр һәм кып-кызыл булып тулышып пешкән җиләкләре белән күз алдына килә. Бу көннәрдә урман - болыннарда җир җиләгенең нәкъ өлгергән чоры. Шуңа да гәзит укучыларыбызга әлеге татлы нигъмәттән пирог пешерергә тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар:

җир җиләге – 1 стакан, ак май – 1 пачка, шикәр комы – 1,5 стакан, көпшәкләндергеч (разрыхлитель) – 1 аш кашыгы, он – 2 стакан, сөт – 50мл., эремчек 200гр., йомырка – 2 данә, ванилин

Эш барышы:

Он белән ак майны кушып уабыз, сөт, ярты стакан шикәр комы, разрыхитель кушып камыр басабыз. Камырыбыз каты булырга тиеш түгел.

Крем ясау: эремчек, йомырка, ванилин, бер стакан шикәр комын блендер белән болгатабыз.

Җиләкләрне юабыз һәм киптерәбез. Камырны майлаган табага салабыз, кырыйларын күтәрәбез һәм өстенә кремны агызабыз. Крем өстенә җиләкләрне җәябез.

Пирогны духовкада 180 градуста 40 минут пешерәбез

Тәмле җиләк пирогының өстенә шикәр пудрасы сибәргә. Чәйләрегез тәмле булсын.vk.com|tamletamak.
Читайте нас: