ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 июль 2019, 09:47

Сәләтле яшьләр үсеше өчен мөмкинлекләр күп


#Федеральная программа

#Рег.программа

.В.Путин

Русия Президенты Владимир Путин кичә бер көнлек эш сәфәре белән Италиягә килде. Бу илнең "Corriere della Sera" гәзите журналисты белән әңгәмә барышында дәүләт лидеры Русиядә талантларны үстерү, бигрәк тә яшьләрнең сәләтләрен ачу өчен шартлар тудыруын сөйләде һәм бу максатта "Русия — мөмкинлекләр иле"проектын бу җәһәттән аеруча мөһим булуын билгеләде.

В. В. Путин проект яшьләрнең һәм төрле буын кешеләренең һөнәри, шәхси үсешенә юнәлтелгән, дип сөйләде. Проектның максаты — русиялеләргә дәүләт идарәсендә, бизнеста һәм башка мөһим өлкәләрдә үзләрен күрсәтү мөмкинлеген бирү.

“Гомумән, гражданнарның энергиясенә, азатлыгына һәм башлангычларына нигезләнеп, без үз алдыбызга куйган максатларга ирешербез дип ышанам", — дип ассызыклады В.В.Путин.

“Русия — мөмкинлекләр иле” — коммерцияле булмаган автоном оешма. Ул 2018 елда Президент Владимир Путин инициативасы буенча оештырылды. Ул «Русия лидерлары» идарәчеләр конкурсын, «Мин — профессионал» студентлар олимпиадасын, «Русия ирекмәне» Гомумрусия конкурсын, «Русия студент язы» фестивален, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле булган кешеләр арасында үткәрелә торган «Абилимпикс» һөнәри осталык ярышларын, «Минем белән хыялыңа омтыл» хәйрия проектын, «Минем илем — минем Русиям» конкурсын, «CASE-IN» халыкара инженерлар чемпионатын, кече һәм урта бизнес өчен “Бизнес-навигатор” бушлай мәгълүмат ресурсын һәм башка проектларны берләштерә.
Читайте нас: