“Акчарлак” балаларның җәйге ял лагеренда XXVI республика яшь экологлар һәм урман белгечләренең слеты тәмамланды. Аны ябу тантанасында Башкортстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Салават Әнүш улы Бәхтияров, муниципаль район хакимиятенең эшләр идарәчесе Радик Габделфәрит улы Әмирханов, “Рослесинфорг” предприятиесенең Башкортстандагы филиалы директоры урынбасары Илнур Әфруз улы Муллагалиев, республика Балалар экологик үзәге директоры Екатерина Анатольевна Кошелева, Русия Фәннәр академиясенең Уфадагы биология институтының урман белгечлеге буенча лабораториясе мөдире, профессор Алексей Юрьевич Кулагин һәм башкалар катнашты. Биш көн барган киеренке ярышларда җиңүче командалар, шулай ук аерым номинацияләрдә җиңү яулаучылар махсус Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр алды, алар арасында районыбызның яшь экологлары да булу зур куаныч һәм горурлык булып тора.