Районыбызда җиңел булмаган тормыш юлын үтеп, 90 яшьлек гомер бәйрәмнәрен каршы алган өлкәннәрне хөрмәтләү матур традициягә әверелде. Шушы көннәрдә Рәҗәптәге өлкәннәр йортында да бу югары үрне яулап, юбилейлы туган көнен билгеләүче Фәрәһия Харис кызы Бикмөхәммәтованы тәбрикләделәр.