ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 июль 2019, 12:26

ЮЛ КАМЕРАЛАРЫ КАЙДА УРНАШТЫРЫЛА?

#Федеральная программа

#“Безопасные и качественные дороги”

#Рег.программа

.Ф.Хабиров

Бу атнада Башкортстанда федераль юлларда 57 яңа юл камерасы урнаштырылды. Бу хакта 4 июльдә Facebook битендә республика башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хәбәр итте. Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, камералар «яшәргә һәм җил белән узышып “очарга” комачаулау» өчен түгел, ә зур юлларда кешеләр хәвефсезлеген тәэмин итәр өчен куела.

Бу сүзләрне раслап, Радий Хәбиров 2018 һәм 2019 елның беренче ярты елларындагы чагыштырма статистиканы китерде. “Бездә былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда ярты ел эчендә аварияләр 71 очракка кимрәк, җәрәхәтләнүчеләр 78 гә һәм һәлак булучылар 2 кешегә әзрәк булуы теркәлгән", — дип язды республика җитәкчесе. Төбәк башлыгы 2019 ел ахырына камераларның саны әлеге 238дән 527 кә кадәр арттырылачак, ә бер елдан соң алар меңгә якын булачак, дип хәбәр итте.

Тоташ республикадагы кебек, камералар безнең район биләмәсе аша үткән юлларга да урнаштырыла. Алар:

1. Кушнаренко – Чекмагуш – Бакалы автоюлында;

2. Дүртөйле – Чакмагыш – Бүздәк автоюлында;

3. Кушнаренко – Чакмагыш — Бакалы урау (объездной) автоюлында;

4. Кушнаренко – Чакмагыш – Бакалы автоюлында була.
Читайте нас: