ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 июль 2019, 23:57

“Бердәм Русия” халык өчен гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру буенча кире элемтә сервисын булдырачак»

#Нацпроекты

#Федеральная программа

#Рег.программа

#Региональныепроекты

#В.В.Путин

“Бердәм Русия” “Кешеләрнең гомумдәүләт проектларына карашы" сервисын булдырачак, аның ярдәмендә һәркем үз төбәгендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру проблемалары турында хәбәр итә алачак. Сервис урыннарда гомумдәүләт проектлары чикләрендә башкарылган эшләр барышы турында хәбәр итәчәк, кире элемтә системасын тәкъдим итәчәк. Ул көз көне эшли башлаячак.

“Бердәм Русия” партиясенең сәяси конференциясе алдыннан без төп тема – гомумдәүләт проектлары турында фикер алыштык. Алар хакимият, чиновниклар һәм башкаручылар күзлегеннән түгел, ә нәкъ менә кешеләр күзлегеннән тикшерелде. Бүген хәл ителергә тиешле иң төп проблема — бу проектларны башкаручылар һәм халык арасында коммуникацияләр дефициты. Һәм бу коммуникацияне «Бердәм Россия» партиясе тәэмин итә ала, – дип билгеләп үтте партиянең генераль советы секретаре А.Турчак. Проектларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә килеп чыккан үзгәрешләр турында киң мәгълүмат җиткерүне оештыру белән беррәттән, кире элемтә алу өчен төрле сервислар булдырылачак. "Социаль челтәрләрдәге махсус берләшмәләрдә, партия сайтларында һәм партиянең мобиль кушымтасында илкүләм проектлар кысаларында төзелә торган объектлар турында шикаять бирергә яки сораулар бирергә мөмкин булачак. Барлык хәбәрләр дә “Кешеләрнең гомумдәүләт проектларына карашы" сервисы сайтында һәр объект буенча структурлаштырылган бердәм халыкка җиткерелә торган базага кертеләчәк", — дип белдерде ул. "Бердәм Россия» депутатлары илкүләм проектларга кергән объектлар буенча бүленәчәк. Аларга кешеләрнең мөрәҗәгатенә җавап бирү өчен җаваплылык йөкли. «Без бүген турыдан – туры объектларда очрашулар үткәрү турында сөйләштек, кешеләр эш сыйфатын, җитештерү вакытын күрә алсын өчен», - дип ассызыклады Турчак. Проблемалы темалар һәм мәсьәләләр нигезендә “Бердәм Русия" партиясе рәисе, РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев адресына даими рәвештә доклад төзиячәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Бердәм Русия» — үзгәрешләргә курс» мәкаләсендә Дмитрий Медведев гомумдәүләт проектларын һәм гомумән, Русия Президенты Владимир Путин куйган милли максатларны гамәлгә ашыру эшен партия эшенең абсолют өстенлекле юнәлеше дип атады.
Читайте нас: