ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 июль 2019, 20:55

ИЛ ҖИТӘКЧЕСЕ ДИҢГЕЗ ҺӘМ ЕЛГА ФЛОТЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕН КОТЛАДЫ

  • .В.Путин
    РФ Президенты Владимир Путин диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм илнең социаль-икътисадый үсешендә су транспортының ролен билгеләп үтте.
    "Су транспорты илнең социаль-икътисадый үсешендә, төбәкара һәм халыкара элемтәләрне ныгытуда әһәмиятле роль уйный һәм хаклы рәвештә илнең транспорт комплексының мөһим, аерылгысыз өлеше санала", — диелә телеграммада.
    Президент билгеләп үткәнчә, бүген флот хезмәткәрләре алдында яңа бурычлар тора, шуларның иң мөһиме – яр, порт инфраструктурасын модернизацияләү һәм камилләштерү, заманча идарә схемаларын гамәлгә кертү, йөк ташу куркынычсызлыгын тәэмин итү, шулай ук су туризмын үстерүгә ярдәм итү.
    "Елгачылар һәм морякларның намуслы хезмәте, аларның һөнәри осталыгы, компетентлыгы, ветераннар салган хезмәт традицияләренә тугры булуы нәтиҗәсендә тармак динамик рәвештә үсә, дөньякүләм транспорт хезмәтләре базарында көндәшлеккә сәләтлелеген арттыра", — диде В.В.Путин.
Читайте нас: