ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 июль 2019, 00:06

ПРЕЗИДЕНТНЫҢ КИЛӘСЕ СӘФӘРЕ ЕКАТЕРИНБУРГКА БУЛА

.В.Путин

ПРЕЗИДЕНТНЫҢ КИЛӘСЕ СӘФӘРЕ ЕКАТЕРИНБУРГКА БУЛА

Русия Президенты Владимир Путин киләсе атнада Екатеринбургка эш сәфәре белән барачак һәм "ИННОПРОМ-2019" күргәзмәсе белән җитештерү һәм индустриализация буенча глобаль саммит эшендә катнашачак, дип хәбәр итте Русия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков.

"Киләсе атнада Президент Екатеринбургка сәфәр планлаштырды, ул "ИННОПРОМ-2019" күргәзмәсе уңаеннан булачак. Гадәттәгечә, Владимир Владимирович бу күргәзмәне караячак, җитештерү һәм индустриализация буенча Икенче Глобаль саммитта чыгыш ясаячак, ул ИННОПРОМ кырларында булачак. Екатеринбургта тагын берничә чара булачак".

Җитештерү һәм индустриализациянең Икенче Глобаль саммиты Екатеринбургта 8-11 июльгә планлаштырылган ИННОПРОМ унынчы Халыкара сәнәгать күргәзмәсе белән бер үк вакытта узачак.

Чыганак: “РИА НОВОСТИ”
Читайте нас: