ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 июль 2019, 20:44

ЮЛЛАР ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕЛӘ ҺӘМ КИҢӘЙТЕЛӘ


#«Безопасные и качественные автомобильные дороги»

#Федеральная программа

#Рег.программа

.В.Путин

"Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты Русия Федерациясе Президенты В. В. Путинның 2018 елның 7 маендагы 204 санлы «2024 елга кадәр Русия Федерациясе үсешенең гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары турында" Указын үтәү максатында гамәлгә ашырыла һәм дүрт федераль проектны үз эченә ала. Алар: «Юллар челтәре», «Юл хуҗалыгын үстерү буенча гомумсистемалы чаралар», «Юл хәрәкәте иминлеге» һәм «Русия Оборона министрлыгының автомобиль юллары». Илкүләм проектны гамәлгә ашыру вакыты: 2018 елның декабреннән 2024 елга кадәр.

Бу гомумдәүләт проекты кысаларында агымдагы сезонда “Приуралье” юл төзелеше идарәлеге М5 «Урал» федераль трассасының Октябрьский шәһәре янындагы 54 км. озынлыктагы дүрт участогында, шулай ук Туймазы һәм Уфа районнарында планлаштырылган масштаблы эшләр башлый.

Юлларның бу өлешләрендә транспорт хәрәкәте аеруча зур: алар буенча көн саен 24 меңгә кадәр автомобиль йөри, шуңа да аларда хәрәкәт полосаларының саны икедән алтыга кадәр артачак.

Беренче сигез чакрымда (1336-1344 км.) эшләр 2022 елда төгәлләнәчәк.

Башка ике участок буенча транспорт хәрәкәте 2023 елда (1300-1312 км, 1480-1494км.) ачылачак.

Тагын 20 чакрымны (1280-1300 км) 2024 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

М7 «Волга " трассасында бу сезонда Дүртөйле һәм Кушнаренково районнарындагы 20 км. юлда реконструкция эшләре бара (1231-1251 км). Проект автомобиль юлын 4 хәрәкәт полосасы белән I Б техник категория параметрларына җиткерүне күз уңында тота. Транспорт хәрәкәтенең иң көчле чорында М7 трассасының үткәрү мөмкинлеге ике тапкыр артачак һәм тәүлегенә 15,5 мең автомобиль тәшкил итәчәк.

2024 елга Башкортстан территориясендә 161 км федераль трасса реконструкцияләнәчәк.
Читайте нас: