ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 июль 2019, 11:19

ИСКЕ ЙОРТТАН – ЯҢАСЫҢА


#нацпроекты;
#“Жилье и городская среда”;

#ВладимирПутин.
РФ Президенты В. В. Путинның май указын тормышка ашыру максатында Башкортстанда гомумдәүләт проекты чикләрендә авария хәлендәге торактан 2500дән артык граждан күчереләчәк.
Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды Башкортстан Республикасының 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип рәсми расланган торактан гражданнарны күчерү өчен финанс ярдәме алуга гаризасын хуплады. Башкортстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды акчаларыннан 282,42 млн. сум алачак. Финанслау тәртибендә төбәк 63,4 млн. сум акча өстәячәк. Әлеге акчалар 10 муниципаль берәмлек территориясендә гомуми мәйданы 8,38 мең кв.метр булган 206 авария хәлендәге торак бинасыннан 666 кешене күчерүгә юнәлдереләчәк.
Программада Уфа, Бәләбәй, Белорет, Дүртөйле, Кумертау, Яңавыл шәһәрләрендә, Бакалы, Зур Устикинь, Югары Яхшый, Караидел, Карманово, Кырмаскалы, Краснохолм, Кыргыз-Миякә, Мишкә, Прогресс авылларында, Приютово, Глуховский санаториясе, Семилетка Иске Балтач, Чурай авыллары кебек торак пунктлар катнаша.
Шуны да искәртик: Башкортстан Республикасында «Торак һәм шәһәр мохите» гомудәүләт проекты чикләрендә авария хәлендәге торак фондыннан 2500 дән артык граждан күчереләчәк. 2019-2024 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча Башкортостан Республикасының адреслы программасы расланды, ул мохтаҗ гаиләләргә 923 фатир бирергә мөмкинлек бирәчәк. Гаиләләрне яшәү өчен яраксыз торактан күчерү өчен бюджеттан 1,6 млрд. сум бүлеп бирелә. Программага 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган һәм алардан файдалану процессында физик тузу сәбәпле сүтелергә тиешле күпфатирлы йортлар кертелгән.
Программаны финанслауның гомуми күләме 1 649,22 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән торак-коммуналь хуҗалыкка реформалауга ярдәм фонды чаралары – 1346,87 млн.сум, Башкортстан Республикасы бюджеты чаралары – 27,48 млн. сум, муниципаль берәмлек бюджеты чаралары-274,87 млн. сум.
2008-2016 елларда Башкортстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программаларын тормышка ашыру өчен фонд акчаларыннан 9,17 млрд. сум бүлеп бирелгән. Финанслау тәртибендә регион 10,04 млрд. сум өстәде. Бу акчалар 560,05 мең кв метр мәйданлы 14 527 авария хәлендәге торак бинасының 40 845 кешене күчерү өчен җибәрелде.


  • Читайте нас: