ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 июль 2019, 16:17

Мәскәүдә сабантуй гөрләп узды

Зарина Хансверова,

Казан федераль университетының 2 курс студенткасы.

6 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында Мәскәүнең «Сабантуй-2019» халыкара фестивале узды. 250 меңнән артык шәһәр кунакларын, чит ил вәкилләрен, дәүләт идарәсе хезмәткәрләрен, җәмәгать эшлеклеләрен берләштергән бәйрәм дөньядагы иң зур Сабантуйның матур үрнәге булды.

Быел «Сабантуй» Башкортстан Республикасы оештырылуның 100 еллыгына багышланды. Чара кысаларында фестиваль кунаклары башкорт халкының күпкырлы мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән якыннан таныша алды. Киләсе 2020 елда 5 июльдә Мәскәүдә узачак Федераль Сабантуйда Татарстан үзенең йөз еллыгын билгеләп үтәчәк.

(Бу хактагы язманың тулы вариантын “Игенче” гәзитенең киләсе саннарында укырга була.)
Читайте нас: