ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 июль 2019, 14:38

МУНИЦИПАЛИТЕТЛАРДА ПОДЪЕЗДЛАР РЕМОНТЛАНА

#Рег.программа

#“Башкирские дворики”

.Ф.Хабиров

Быел Башкортстанда “Башкорт ишегаллары” республика программасы тормышка ашырыла башлады. Аның чикләрендәге эшләрне башкару өчен 2019 елда 1,78 млрд сум акча сарыф итәргә планлаштырыла. Программа буенча 400 ишегалды төзекләндереләчәк. Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры вазифаларын башкаручы Борис Беляев оператив киңәшмәдә муниципалитетлар резервында тагын 54 ишегалды торуын билгеләп үтте. Башкарылган эшләр хакының 94% — Башкортстан бюджетын, 5% — муниципалитетлар һәм 1% күләмен бу йортларда яшәүчеләр үзләре түли.

"229 ишегалдында эшләр башланган инде, ишегалды территорияләренең 82% подрядчы оешмалар белән тәэмин ителгән. Район башлыкларыннан эшләрне мөмкин кадәр синхронлаштыруны сорыйбыз. Кайбер муниципалитетларда программа буенча эшләр башкаруда өзеклекләр дә булырга мөмкин», — дип билгеләп үтте Борис Беляев.

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыкларының игътибарын ишегалларын төзекләндерү барышын шәхсән контрольгә алырга һәм даими күзәтеп торырга тиешлегенә юнәлтте.

Республика җитәкчесе билгеләвенчә, киләсе елда да “Башкорт ишегаллары” программасын финанслау күләме дә агымдагы ел дәрәҗәсендә калачак.

Безнең муниципаль районда да әлеге программаның беренче этабы буенча Тынычлык урамының 1нче йорт подъездларында төзекләндерү эшләре башланды.
Читайте нас: