ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 июль 2019, 10:54

МУЗЕЙЛАР БЕР ГАСЫРЛЫК ЮБИЛЕЙ БИЛГЕЛИ

.В.Путин.

Русия Президенты Владимир Путин Архангельск өлкәсенең өч музеена 100 ел тулу уңаеннан котлау җибәрде, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

Вельск шәһәренең крайны өйрәнү музее, Сольвычегодский шәһәренең тарихи-сәнгать музее һәм Каргапольның дәүләт музее бер гасырлык юбилейларын билгели.

"Русия Себерендә туып-үскән чын патриотлар нигез салган бу кызыклы, чын мәгънәсендә уникаль музей комплекслары бай, сирәк очрый торган коллекцияләре белән данлы", — диелә телеграммада.

Әлеге музейларда рәсем һәм деократив-гамәли сәнгать өлгеләре, бу җирдә яшәүче халыкларның үзенчәлекле традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган кулъязмалар һәм архив документлары, археологик һәм этнографик табылмалар урнаштырылган.
Читайте нас: