ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 июль 2019, 10:41

ҺӘР ТҮЗЕМЛЕКНЕҢ ЧИГЕ БУЛА


Туры эфирда Русия Президенты Владимир Путин адресына сүгенү сүзләре кулланып чыгыш ясаган Грузия телетапшырулар алып баручысы Георгий Габуния ике айга эшеннән читләштерелде.

Бу хакта «Рустави-2» телекомпаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Тиешле карарны телекомпаниянең махсус комиссиясе кабул итте. Әлеге карар бу журналист әзерли яки алып бара торган барлык тапшыруларга кагыла.

Бу хәл 7 июльдә була. "Рустави-2» җитәкчелеге Габуниянең сүзләре өчен гафу үтенгән. Тапшырулар алып баручы канал стандартларын бозды, дип ассызыклана рәсми белдерүдә.

Грузия хакимияте, шул исәптән Президент Саломе Зурабишвили белән премьер-министр Мамук Бахтадзе да аның чыгышын тәнкыйтьләде. Телевидениедә тапшырулар алып баручының фикерләрен шулай ук Кремльдә һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгында да тәнкыйтьләделәр. Путин матбугат секретаре Дмитрий Песков Россия лидеры адресына әйтелгән сүзләрне грузин халкы өчен өчен хурлык дип атады.

Дәүләт Думасы Советы әгъзалары Грузия журналистын җинаять җаваплылыгына тартырга һәм аны Россиягә экстрадицияләүгә ирешергә тәкъдим итте.

8 июльдә Дәүләт Думасы шулай ук Русиягә Грузиядән шәраб һәм су китерүне тыярга, шулай ук бу илгә акча күчерүләрен чикләргә чакырды, дип хәбәр итте Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин. Депутатлар 9 июльдә парламентка шушы турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итәчәк. "Грузия ягыннан безнең илгә карата дустанә булмаган чаралар дәвам итә. Безнең гражданнарга һөҗүм итү очраклары да бар. Болар барысы да адекват җавап таләп итә», — дип аңлатты парламентның түбән палатасы вице-спикеры, «Бердәм Русия» фракциясе лидеры Сергей Неверов.

Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: