ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 июль 2019, 10:58

В.В. ПУТИН: ХӘРБИ ДУСЛЫК ДӘВАМ ИТҮЕ СӨЕНЕЧЛЕ

.В.Путин.

Русия, Белоруссия һәм Латвия фронтовикларының һәм партизанларының яудаш дуслыгы үзгәрешсез саклана. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин Русия, Белоруссия һәм Латвия Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм партизан хәрәкәтенең 60нчы халыкара очрашуында катнашучыларны сәламләп белдерде. «Безнең халыклар иңгә-иң куеп нацизмга каршы көрәште, Европа дәүләтләренең азатлыгын һәм бәйсезлеген яклады, бергәләп көтеп алынган һәм шундый кадерле Җиңүне якынайтты», — дип белдерде Русия Президенты.

Владимир Владимирович билгеләвенчә, иң мөһиме: рәхимсез сугыш кырларында чыныккан сугышчан туганлык традицияләре дәвам итә. Дөнья күләмендә зур үзгәрешләр, тарихны үзгәртеп язырга теләүчеләрнең барлык тырышлыкларына карамастан, бу дуслык үзгәрешсез кала.

1959 елда нигез салынган очрашулар да яхшы традицияләрне дәвам итүен раслый. Мондый вакыйгалар фронтовикларны, подпольеда һәм партизан хәрәкәтендә катнашучыларны, ирекле, волонтерлык оешмалары, патриотик клублар вәкилләрен берләштерә.

«Алар югары миссия башкарырга — буыннар бәйләнешен сакларга, яшь буында мәңгелек рухи, әхлакый кыйммәтләргә, гомум тарихыбызның каһарманлык битләренә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә тиеш", - дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
Читайте нас: