ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 июль 2019, 18:41

Ямьле Кандракүл буенда балачак бәйрәме

Гүзәл Гыйльванова,

район инвалидлар җәмгыяте рәисе.

6 июльдә Туймазы районының Кандра-Котый авылы янындагы урман яланында чын мәгънәсендә матур балачак бәйрәме үтте. Анда безнең районнан да сәламәтлекләре торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Райондашларыбызның бу бәйрәмгә баруын оештыруда муниципаль район хакимияте, мәгариф бүлеге һәм «Изгелек территориясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасының ярдәме зур булды.

(Бу хакта тулырак язманы “Игенче” гәзитенең алдагы саннарында укырга була).
Читайте нас: